news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай артистлары «Нәүрүз» бәйрәменә театральләштерелгән тамаша әзерләде

Кунакларны традицион ботка, коймак, чәкчәк, кош теле белән сыйладылар.

Аксубай артистлары «Нәүрүз» бәйрәменә театральләштерелгән тамаша әзерләде
http://aksubayevo.ru/

(Аксубай, 27 декабрь, «Татар-информ», «Авыл таңнары»). Аксубай районында үзәк мәйданда «Нәүрүз» бәйрәмен дәртле җырлар һәм ялкынлы биюләр белән билгеләп үттеләр. Район артистлары театральләштерелгән тамаша әзерләде. Язбикә үзен озак көттермәде. Ул үз хокукларына ышанычлы кереште, үзе белән Нәүрүз бәйрәменең төп атрибутын — шытып чыккан бодай алып килде.

Район халкы таныш җырлар астында биеде, «Аксубай егетләре» баянчылар ансамбле башкаруындагы көйләрне тыңлап хозурланды. Аксубайлылар хәрәкәтчән уеннарда теләп катнашты. Программаның сюрпризы Казан җырчысы Чулпан Йосыпова булды.

Кунакларны традицион ботка, коймак, чәкчәк, кош теле белән сыйладылар. Район үзәгенең төп сәхнәсендә котлау сүзләре белән район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин чыгыш ясады.

«Нәүрүз» яңа көн, яңа башлангычлар дигәнне аңлата. Белгәнегезчә, узган ел безнең республикада яшәүче халыкларның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү максатыннан Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителгән иде. Шуңа күрә без һәр милли бәйрәмне шулай күңелле итеп билгеләп үтәбез, иске традицияләрне яңартабыз. Барыгызга да сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, тыныч күк йөзе телим», — диде ул.

Чара кысаларында «Аксубай өчпочмагы серләре» бәйгесендә катнашучыларны бүләкләү булды. Өченче урынны — балалар сәнгать мәктәбе һәм район мәдәният йорты, икенче урынны туган якны өйрәнү музее вәкилләре алды. Үзәк китапханә хезмәткәрләре җиңүче булды. Барысына да грамоталар һәм акчалата сертификатлар тапшырылды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100