news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Теләчедә төбәк тарихын өйрәнүчеләр очрашты

Тарихны язганда җентекләп өйрәнү, төгәллек һәм шуны түкми-чәчми киләчәк буыннарга җиткерә белү сорала, дип сөйләделәр очрашуда.

(Теләче, 27 март, «Татар-информ», «Теләче», Фәнил Нигъмәтҗанов). 26 мартта Теләче туган якны өйрәнү музеенда төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең чираттагы җыелышы булды.

Җыелышта әлеге юнәлештә алып барылган эшләре, нәшер ителгән китаплары турында сөйләп һәм киләчәккә булган планнары белән таныштырып Нурания Гыйльметдинова, Бөтендөнья татар Конгрессының Теләче бүлеге җитәкчесе Алисә Дәүләтшина, төбәк тарихын өйрәнгән мәрхүм Мәгъсүм Шәрәфиевның хәләл җефете Валентина ханым, Сәлмән Гыйльмиев чыгыш ясады.  

Очрашуда йомгаклау сүзе белән Фәүзия Бәйрәмова чыкты. Ул үзенең чыгышында халкыбыз, дәүләтчелегебез, шул исәптән районыбыз тарихында өйрәнелмәгән фактларның, вакыйгаларның, аянычлы язмышларның (араларында республиканың җитәкче органнарында эшләгән якташларыбыз да бар) бихисап күп булуын әйтте, диелә хәбәрдә.

Мисал өчен, аны Ямбулат авылындагы морзаларның килеп чыгышы, Олы Кибәхуҗа авылы халкының чукындырылу тарихы кебек темалар, Мәхмүт Хәсәнов, Фатих Хөсни кебек язучыларның, Рәүф Сабиров кебек җитәкче якташларыбызның язмышлары кызыксындыра икән. Мөмкинлегенә карап, әлеге темаларны өйрәнәчәген һәм болар хакында язачагын әйтте.

«Тарихны язганда җентекләп өйрәнү, төгәллек һәм шуны түкми-чәчми киләчәк буыннарга җиткерә белү сорала. Дөрес, без аны үзгәртеп яза алмыйбыз. Моңа хакыбыз да юк. Әмма алардан сабак алып, хаталарны кабатламаска мөмкин», — диде үзенең чыгышы азагында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100