news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны хат алмашу акциясенә кушылырга чакырды

Әлеге акциянең максаты – хатлар ярдәмендә татар халкын берләштерү.

(Казан, 27 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татар телендә открыткалар җибәрү буенча «Хатлар языгыз» акциясен хуплады. Ул Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә «Хатлар йорты» сервисыннан видеоролик урнаштырган.

Әлеге акциянең максаты — хатлар ярдәмендә татар халкын берләштерү.

«Беренче хатны без Президент Рөстәм Миңнехановка җибәрдек, ул аны үзенең инстаграм-аккаунтында урнаштырды. Бу безнең проектка үзенә күрә хәер-фатиха булды», — дип искәрттеләр берләшмәдә.

Шуннан соң Россиянең төрле почмакларында яшәүче һәм төрле эшчәнлек өлкәләрендә уңышка ирешүче татар халкының күренекле вәкилләренә тагын 99 хат җибәрергә булганнар.

Татарстанлыларны әлеге акциядә катнашырга һәм шул рәвешле яңа дуслар табарга чакыралар.

«Хатлар языгыз, #хатларязыгыз хештегын куегыз һәм социаль челтәрләрдә безне күрсәтегез», — дип искәрттеләр «Хатлар йорты» берләшмәсендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100