news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Хезмәт министрлыгы эшләми торган атнада хезмәт өчен түләү шартларын аңлатты

Хезмәт өчен түләү гадәти күләмдә башкарылачак, чөнки яллар бәйрәм көннәре түгел.

(Казан, 27 март, «Татар-информ»). Россия Хезмәт министрлыгы хезмәткәрләр һәм эш бирүчеләр өчен киләсе ял көннәре атнасына тәкъдимнәр бастырып чыгарды. Аңлатмалар ведомствоның рәсми сайтында урнаштырылган.

Март һәм апрель айларында эшләми торган көннәрнең булуы хезмәт хакларын киметү өчен нигез булып тормый: киләсе атнада яллар хезмәт хакын саклап калырга тиеш, дип искәртә РФ Хезмәт министрлыгы. Түләү гадәти, арттырылган булырга тиеш түгел, чөнки эшләми торган көннәр бәйрәм көннәре булып тормый.

Әгәр хезмәткәрнең ялы киләсе атнага туры килсә, 30 марттан 3 апрельгә кадәрге ул көннәр отпуск көннәре исемлегенә кертелми, димәк, хезмәткәрнең ялы озайтылмаячак.

Эшләми торган атна режимы тормыш яшәешен тәэмин итүче барлык структураларга, кибетләргә, даруханәләргә, банклар һәм транспортка кагылмый. Моннан тыш, социаль фондлар, шул исәптән Россия Пенсия фонды, Социаль иминият фонды һәм Мәҗбүри иминият фонды хезмәткәрләре дә эшләячәк. Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр аларның җитәкчеләре карары нигезендә эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100