news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коронавирус таралуын кисәтү өчен социаль пособиеләр ярты елга озайтыла

Республикада ташламаларга ия 600 мең кешегә социаль түләүләр гаризаларсыз 1 октябрьгә кадәр озайтылачак.

Коронавирус таралуын кисәтү өчен социаль пособиеләр ярты елга озайтыла
Татар-информ архивы

(Казан, 27 март, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Covid-19 коронавирус инфекциясе таралу куркынычын киметү максатында кайбер социаль ташламалар Татарстанда ярты елга алдан автомат режимда озайтылачак. Бу хакта бүген журналистларга Татарстан хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

«Бүгенге көндә Татарстанда 1,5 миллионнан артык кеше төрле түләүләр ала. Кемдер бер тапкыр билгеләнгән пособиене гомер буе ала: „чернобыльчеләр“, репрессияләнгән һәм реабилитацияләнгән, Бөек Ватан сугышы ветераннары. Бу кешеләрнең гомер буена статусы үзгәрми, һәм бер тапкыр билгеләнгән ташлама гомер буе түләнә. Әмма социаль яклау органнары һәр алты ай саен теге яки бу социаль ярдәм алучыларны кабаттан карый торган категорияләр бар, чөнки гаиләнең кереме һәм составы үзгәрергә мөмкин», — дип сөйләде ул.

Кайбер субсидияләр, ташламалар һәм түләүләр кешеләргә алты айга билгеләнгән. Коронавируска каршы көрәш игълан ителгән бу көннәрдә исә Татарстан Президенты мондый түләүләрне автоматик режимга күчерергә боерык бирде.

«Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча без әлеге түләүне автоматик режимда озайтачакбыз. Бу чор 1 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк, аннан соң үзгәрешләр булса, хәбәр итәчәкбез. Бу республика түләүләренә кагыла. Мисал өчен, пенсионерларга юлга айлык түләүләр. Хөрмәтле өлкән яшьтәге республика халкы, беркая да документлар тотып килергә кирәкми, без сезгә юл акчасын автомат режимда исәплибез һәм алты айга озайтабыз», — диде Эльмира Зарипова.

Шулай ук автомат режимда 16 яшькә кадәрге бала өчен айлык пособиеләр, балалар бакчасы өчен түләү буенча өстәмә компенсацияләр, даими тәрбиягә мохтаҗ 18 яшькә кадәрге инвалид балаларга айлык акчалата түләүләр, онкология белән авыручыларга да йөрү чыгымнары компенсацияләре озайтылачак. Болар — республика ташламаларының төп категорияләре. Ташламаларны автомат рәвештә озайту — инфекция таралу куркынычын киметергә мөмкинлек бирәчәк. Мондый ташламаларны һәм түләүләрне 600 меңгә якын кеше ала.

Федераль дәрәҗәдә дә шундый ук карар кабул ителде. Мисал өчен, балага пособие алучы федераль ташламага ия категорияләр бар. Татарстанда 20 меңгә якын шундый кеше исәпләнә. Хәзерге вакытта беренче бала туганда пособие түләүне яңадан теркәү турындагы документ Россия Дәүләт Думасына кертелде һәм якын арада кабул ителәчәк, — диде министр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100