Казан Кремлендә шәһәргә керүне ябу турындагы яңалыкны ялган дип атадылар

Казанга керүне чикләү турында карарлар кабул ителмәде.

(Казан, 27 март, «Татар-информ»). Казан Кремлендә шәһәргә керүне коронавирус аркасында ябу турындагы яңалыкны ялган дип атадылар. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Бу фейк. Казанга керүне чикләү турында бернинди карарлар да кабул ителмәде», — дип белдерде Лилия Галимова.