news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда массакүләм чаралар үткәрүне тыйдылар

Чикләүләр республикада эпидемиологик хәл яхшырганга кадәр гамәлдә булачак.

(Казан, 27 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). 28 февральдән Татарстан Республикасында массакүләм чаралар үткәрүне тыю гамәлгә керә. Тиешле карар хокукый мәгълүмат порталында барлыкка килде.

Тыю республикада эпидемиологик хәл яхшырганчыга кадәр гамәлдә булачак.

Моннан тыш, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгына Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан күченергә мәҗбүр булган һәм Татарстанга килгән гражданнарны коронавирус инфекциясенә тикшерү йөкләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100