news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин хәрбиләрне Махсус операция көчләре көне белән тәбрик итте

Бәйрәм 27 февральдә Россия Президенты указы нигезендә билгеләп үтелә.

Владимир Путин хәрбиләрне Махсус операция көчләре көне белән тәбрик итте
Илнар Төхбәтов

(Казан, 27 февраль, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Махсус операция көчләре хәрбиләрен һәм ветераннарны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм мактауга лаек хезмәтләре, хәрби антка тугры калганнары өчен рәхмәт белдерде.

Дәүләт башлыгы Кремль сайтында дөнья күргән котлау телеграммасында билгеләп үткәнчә, Махсус операция көчләрен оештыру вакыт сынавы һәм кораллы көрәшнең характерындагы үзгәрешләргә җавап булды.

«Сез Россия спецназының уникаль мәктәбенә, хәрби сәнгать стратегиясе һәм тактикасының иң заманча алымнарына таянып, формалаштыру һәм хәрби җайга салуның катлаулы этабын уңышлы үттегез», — ди Путин телеграммада.

Аның сүзләренчә, бүген Россия Кораллы көчләрен аеруча мөһим һәм катлаулы бурычларны хәл итүдә уникаль мөмкинлеккә ия, аның чыныккан, зур сынауларны узган сугышчылары бар.

«Сан белән түгел, ә осталык белән» дошманны җиңгән вакытта, террорчыларга җимергеч һөҗүмнәр ясаганда, тыныч тормышта яшәгән гражданнарны саклау өчен үз гомерегезне куркыныч астына куйганда сез моны күп тапкырлар расладыгыз», — дип искәртте дәүләт башлыгы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100