news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда күп фатирлы 948 йорт капиталь ремонт программасы буенча төзекләндереләчәк

33 республика программасының җидесе төзелеш-монтажлау эшләре башлануга тулысынча әзер.

Татарстанда күп фатирлы 948 йорт капиталь ремонт программасы буенча төзекләндереләчәк
Салават Камалетдинов

(Казан, 27 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасына 41 муниципаль берәмлектә 948 йорт кергән. Программаның бюджеты 6 295, 4 млн сум тәшкил итә.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов сөйләде, дип хәбәр итте Татарстан Президентының матбугат хезмәте.

2021 елның 33 республика программасының җидесе төзелеш-монтажлау эшләре башлануга тулысынча әзер — алар килешүләрнең барлык этапларын — сатулар үткәрүне һәм дәүләт контрактлары төзүне уздылар.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Республика программаларыннан тыш, Татарстанда 2021 елда илкүләм проектлар кысаларында да зур күләмле чаралар уздырылачак. ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы ел дәвамында 12 федераль программага кергән 97 объектка мониторинг үткәрәчәк. Хәзерге вакытта 11 объектта проект-смета документациясе эшләнә.

Торак һәм социаль объектлар төзелеше бәясенең кискен артуына юл куймас өчен, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин кушуы буенча, металл прокатка бәяләрне Федераль монополиягә каршы хезмәт контрольдә тота. 1 февральдән металл прокатка бәяләр үсеше күзәтелми, хәтта бәяләр 3тән 5процентка кадәр кимегән.

Республика ягыннан металл прокат эшләнмәләренә бәяләр мониторингы ТР Дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе тарафыннан атна саен алып барыла, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100