news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама Россиянең яшәү өчен иң уңайлы 15 шәһәре исемлегенә кертелгән

Рейтинг 2019 ел мәгълүматлары буенча 173 меңнән артык халкы булган йөз зур шәһәр арасында төзелгән.

(Казан, 27 февраль, «Татар-информ»). Санкт-Петербург «Урбаника» территориаль планлаштыру институты Россия шәһәрләрендә тормыш сыйфаты рейтингын төзегән. Исемлектә беренче 20 урынга Идел буе федераль округының өч шәһәре эләккән. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Алар арасында Түбән Кама да бар, ул 11нче, Уфа 10нчы, Самара 12нче урынны били.

Исемлектә Казан 27нче урында тора. Белгечләр Чаллыны 50нче урынга куйган.

Рейтинг шәһәр тирәлегенең сыйфаты һәм тормыш бәясе күрсәткечләре буенча яшәү өчен иң уңайлы шәһәрләрне ачыклау өчен әзерләнгән. Рейтинг 2019 ел мәгълүматлары буенча 173 меңнән артык халкы булган йөз зур шәһәр арасында төзелгән.


news_right_1
news_right_2
news_bot