news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда төлкеләр саны күп булган ау хуҗалыклары исемлеге билгеле

Республикада котыруга каршы чаралар нәтиҗәсендә, төлкеләр саны бүген 7 мең тирәсе дип исәпләнә.

Татарстанда төлкеләр саны күп булган ау хуҗалыклары исемлеге билгеле
архив

(Казан, 27 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда аучылык хуҗалыкларында төлкеләр саны күплеге ягыннан лидер һәм аутсайдер районнар билгеле. Бу хакта бүген ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының коллегия утырышында сүз барды.

Усинск, Мөслим, Баганинск, Ак Барс, Егерь ау хуҗалыклары — алдынгылар. Аларда 1 мең гектарга төлке исәбе бер берәмлектән кимрәк нисбәттә. Рысь, Мизиновск, Идел-Кама, Фазан, Актаныш хуҗалыклары — «кара исемлек» тә, анда төлкеләр тиешледән артык. 1 мең гектарга ике берәмлектән артык туры килә.

Татарстанда котыруга каршы эш нәтиҗәсендә, бүген төлкеләр саны 7 мең булуы әйтелде. 2015 елдан 2019 елга кадәр кыргый хайваннарда котыру очраклары 10 тапкыр кимегән.

2021 елның 1 апреленә бөтен республикада төлкеләр санын 1 мең гектар мәйданга 1 җанвар исәбенә генә калдыру бурычы тора.

Котыру чиренә каршы эш кысаларында, 2019 елда комитет төлкеләр санын контрольдә тотуга 481 рөхсәт биргән. 4344 төлке атылган. Тикшерүгә 242 проба тапшырылган. 15 котыру очрагы ачыкланган.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100