news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан блогерлары хастаханәдә карантинда ятучы пациентларга теләктәшлек күрсәтә

#своихнебросаем флешмобы февраль башында Төмәндә башланды һәм кыска гына эчендә әлеге чарага Россиянең барлык төбәкләреннән дистәләрчә мең кеше кушылды.

(Казан, 27 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстан блогерлары хәзерге вакытта республика йогышлы авырулар хастаханәсендә дәваланучы пациентларга теләктәшлек күрсәтергә һәм #своихнебросаем Бөтенроссия флешмобына кушылырга булды.

«Минемчә, бу — очы-кырые күренмәгән буш негативны һәм үзен акламый торган паниканы юкка чыгару, кыен хәлгә дучар булган кешеләр һәм аларның якыннарына теләктәшлек күрсәтү өчен яхшы алым. Бүгенге заманда уңай контент кимегәннән-кими, шунлыктан мондый флешмобларны мин һәрвакыт хуплыйм», — диде блогер Алинә Гыймалтдинова «Татар-информ» агентлыгына.

Акциягә кушылучы татарстанлыларның саны көннән-көн арта. Алар арасында Гөлзар Вәлиева, Алинә Гыймалтдинова, Искәндәр Гайсин, Алия Маннапова, Мила, Ләйлә, Екатерина Уразова, Ксения Абрамович һәм башкаларның социаль челтәрләрендәге сәхифәләрендә #своихнебросаем хэштегы чыкты инде.

Җырчылар, артистлар, җәмәгать эшлеклеләре һәм блогерлар бу көннәрдә Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсендә карантин узучы пациентларга теләктәшлек белдерә, аларга түземлек, көч һәм тизрәк савыгуларын тели.

Коронавирус таралуга бәйле рәвештә Кытайдан Төмән өлкәсенә эвакуацияләнгән кешеләргә теләктәшлек күрсәтүгә юнәлдерелгән #своихнебросаем флешмобы февраль башында Төмәндә башланды. Кыска гына эчендә әлеге чарага Россиянең барлык төбәкләреннән дистәләрчә мең кеше кушылды.

«Татар-информ» агентлыгы кичә казанлыларның Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе янында биредә карантин узучы кешеләргә теләктәшлек йөзеннән салют аттыруы хакында хәбәр иткән иде инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100