news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан блогерлары Diamond Princess лайнерыннан кайткан пациентларга бүләк илткән

Лайнердан эвакуацияләнгән сигез ватандашыбызга татар милли ризыкларын китергәннәр.

(Казан, 27 февраль, «Татар-информ»). Татарстан блогерлары Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсендә карантинда яшәүче Diamond Princess лайнеры пассажирларына бүләкләр тапшырган.

Лайнердан эвакуацияләнгән сигез ватандашыбызга татар милли ризыкларын алып килгәннәр. Аларның өчесенә коронавирусның җиңел формасы диагнозын куйганнар, аларга тизрәк савыгу теләкләре белән открытка калдырганнар.

Илназ Габидуллин, Ринат Галиәхмәтов, Илүзә Галиәхмәтова һәм Резидә Миңнегулова Татарстан әләме һәм күчтәнәчкә чәк-чәк, бал, шулай ук китаплар һәм милли киемнәрдәге курчаклар белән Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе кабул итү бүлмәсенә килгән.

«Казанга Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының махсус бортында китерелгән россиялеләрнең дүртесе — Татарстаннан түгел. Алар бүләкләр үзләренә республиканы һәм татар мәдәниятен яхшырак белергә ярдәм итәр дип өметләнәләр», — дип сөйләде блогерлар.

Барлык бүләкләр дә пациентларга посылкалар кабул итү һәм тапшыру өчен махсус пунктта калдырылган.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанның танылган блогерлары хәзер Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсендә булган кешеләргә ярдәм итәргә карар кылган һәм бөтенроссия флешмобына (#своихнебросаем) кушылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100