news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия операторлары Италиягә, Иранга һәм Көньяк Кореяга турлар сатуны туктаткан

Турлар сатуның туктатылуына әлеге илләрдә яңа коронавирус инфекциясе кабынып китү сәбәп булды.

(Казан, 27 февраль, «Татар-информ»). Ростуризм тәкъдиме буенча Россиядәге зур туроператорлар, Covid-19 коронавирусы кабыну сәбәпле, Италиягә, Иран һәм Көньяк Кореяга турлар сатуны туктаткан. Бу хакта туристик компанияләргә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Тау чаңгысы турларын яратучыларга Австрия, Франция һәм Андоррага, шулай ук Сочиның «Кызыл Алан» курортына сәфәрләр тәкъдим итәләр. Экскурсия яратучылар Чехия, Германия һәм Франциягә бара ала.

Пляж ялына теләк белдерүчеләргә «Кырым, Сочи, Франциянең Лазур яры, Корсика утравы, Төркия, Болгария, Греция, Черногория, Мальта, Кипр, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм туристлар өстенлек биргән башка юнәлешләр тәкъдим ителә», — дип билгеләп үтә агентлык.

Италиядә хәзер якынча 20 мең россияле ял итә, шул исәптән 6 меңе оештырылган ял туристлары, Көньяк Кореяда — 1 меңнән алып 2 меңгә кадәр Россия сәяхәтчесе бар. Иран гыйнвар башында бу ил белән АКШ арасындагы мөнәсәбәтләр кискенләшкәннән соң һәм Тегераннан очкан Украина авиалайнерын бәреп төшерүдә хата китереп чыгарганнан соң популярлыгын югалткан.

Элегрәк Роспотребнадзор россиялеләргә, Covid-19 таралу сәбәпле, Италиягә, Көньяк Кореяга һәм Иранга барудан тыелырга тәкъдим иткән иде.

Татарстан хакимияте Казанда Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсеннән коронавирус таралу мөмкинлеге булмавы турында әйтте, анда Diamond Princess лайнерыннан эвакуацияләнгән сигез россияле карантинга урнаштырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100