news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Нигъмәтуллин балыкчылык оешмаларына финанс ярдәме карауны сорады

Беренче вице-премьер Татарстанның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетына яңа бурычлар билгеләде.

Рөстәм Нигъмәтуллин балыкчылык оешмаларына финанс ярдәме карауны сорады
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 27 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин балыкчылык оешмаларына финанс ярдәме күрсәтүне тәкъдим итте. Бу хакта ул Татарстанның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының коллегия утырышында әйтте.

«Икътисад министрлыгын балык үрчетүче хуҗалыклар өчен грантлар булдыруын яки икътисади ярдәм формаларын табуын сорыйм», — диде Рөстәм Нигъмәтуллин.

Ул чыгышында махсус саклана торган табигый территорияләр булдыру эшенә бәя бирде. Былтыр шундый биш тыюлык булдыру карары кабул ителгәнен, шушы юнәлештә эш төгәлләнеп килүен искәртте. «Идел буе киңлекләре» проекты иң күләмлесе булганын, аңа дүрт район кергәнен билгеләп үтте. «Бу заказникны булдыру Идел буе утрауларында туган социаль киеренкелекне киметте», — диде.

Рөстәм Нигъмәтуллин быел, Туризм буенча дәүләт комитеты белән берлектә, махсус саклана торган урыннарда экологик туризмга игътибар юнәлтергә кушты. «Бүген бу юнәлештә илкүләм проект та бар. Уздырыла торган эш халык өчен кызыклы булачак», — диде.

ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Югары Ослан, Лаеш, Яшел Үзән районнарында «Идел буе киңлекләре» заказнигы территориясенә кергән торак һәм бакча йортларына инвентаризация үткәрүне сорады. Бакчачылык җәмгыятьләреннән каты көнкүреш калдыкларын чыгару ничек оештырылганын ачыкларга күрсәтмә бирде.

Табигать байлыкларын саклап калу, арттыру дәүләт комитетының төп бурычы булуын искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100