news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киләсе елга инвалидларга пенсия автомат рәвештә билгеләнәчәк

Якын арада яңа система «пилот» режимында сыналачак, 2021 елның 1 июленнән ил буенча эшли башларга тиеш.

(Казан, 27 февраль, «Татар-информ»). Хезмәт министрлыгы эшләгән проект нигезендә, Медицина-социаль экспертиза бюросы инвалидлык куйганнан соң, инвалидка пенсия автомат рәвештә билгеләнәчәк. Хәзер исә моның өчен кәгазь җыярга һәм Пенсия фондына барырга кирәк. Бу хакта «Интерфакс» хәбәр итә.

«Без кабул иткән беренче адым — закон проекты әзерләдек. Ул безгә Медицина-социаль экспертиза бюросына мөрәҗәгать иткән инвалидларга пенсия билгеләргә мөмкинлек бирәчәк. Бу эш 2021 елның 1 июленнән актив режимда булачак», — диде хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков пәнҗешәмбе көнне ведомство каршындагы Иҗтимагый совет утырышында.

Закон проектында гражданнар Медицина-социаль экспертиза бюросына 2021 елның июленнән мөрәҗәгать итәчәк дип күзаллана. Аннан соң Медицина-социаль экспертиза бюросы Пенсия фондына инвалидлык турында белешмәләрне үзләре тапшыра һәм фонд пенсияне автомат рәвештә, гражданинның шәхси гаризасыннан башка билгели.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100