news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә Африка дуңгыз чумасыннан саклану чарасы киңәш ителде

Чир табылган төбәкләр белән чиктәш районнарда көнбагыш һәм кукуруз игүгә сак булу кирәклеге искәртелде.

(Казан, 27 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә Африка дуңгыз чумасыннан саклану чараларының берсе киңәш ителде. Вирус табылган төбәкләр белән чиктәш районнарда көнбагыш һәм кукуруз игүнең куркыныч ягы, чәчү урынын үзгәртү кирәклеге искәртелде. Бу хакта ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының коллегия утырышында сүз барды.

«Бүген Самара, Ульяновск һәм Чувашстанда Африка дуңгыз чумасы фактлары бар. Бездә моны кисәтү өчен, бөтен чараларны үтәү кирәк», — диде ведомство рәисе Федор Батков.

Аның сүзләренчә, Татарстанда буфер зоналары булуы, зур дуңгызчылык комплекслары тирәсендә кабаннар ашатылмавы вирустан саклый, күрше төбәкләрдән кыргый кабаннар миграциясен тоткарлап тора.

«Ләкин бу территорияләрдә авыл хуҗалыгы җирләре бар, көнбагыш һәм кукуруза игелгән, ә бу кабаннарны җәлеп итә. Бу җирләрдә урып-җыю соң башкарыла. Бу кабаннар керү ихтималлыгын арттыра», — дип искәртте Федор Батков.

Ул авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә чиктәш районнарда шушы культураларны чәчү урыннарын үзгәртергә тәкъдим итте. Татарстанда, Самара һәм Ульяновск өлкәләре белән чиктәш районнарда, үлгән яки хәлсезләнгән хайваннарны карауга даими контроль булырга тиешлеген әйтте. Шулай ук, күрше субъектлардан кабаннар керүен күзәтеп торуны һәм атарга әзер булуны сорады.

2021 елның 1 апреленә Татарстанда шушы төбәкләр белән чиктәш районнарда кабаннар санын 1 мең гектарга 0,25 баш нисбәтендә тәэмин итү бурычы куелган. Республикада, 2016 ел белән чагыштырганда, кабаннар кимегән. 2016 елда 6195 кабан булса, былтыр аларның саны 5457 дип исәпләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100