news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугада быел өч балалар бакчасы капиталь төзекләндереләчәк

Биредә «Демография» илкүләм проекты кысаларында яңа балалар бакчасы төзеләчәк.

(Казан, 27 февраль, «Татар-информ»). Быел Алабуга районында өч мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе — 13 һәм 18 нче балалар бакчасы һәм Танай авылы балалар бакчасы капиталь ремонтланачак. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Быел Алабуганың Горький урамында 140 урынлык балалар бакчасы төзелә башлаячак. Төзелеш «Демография» илкүләм проекты кысаларында була.

Өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеге Россия Президенты Владимир Путин куйган өстенлекле бурычларның берсе булып тора.

news_right_1
news_right_2
news_bot