Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Аксубай җитештерүчеләренә «ТАССРның 100 еллыгы» сертификатлары тапшырылды
Район башлыгы сертификатларны «Гарант» сәнәгать мәйданчыгы ҖЧҖ, «Аксубай май заводы» «Вамин Татарстан» җитештерү берләшмәсе һәм «Җитештерү предприятиесе» ҖЧҖ җитәкчеләренә тапшырды.
(Аксубай, 27 февраль, «Татар-информ», «Авыл таңнары», Людмила Жаренова). Аксубай муниципаль районының икътисади советы утырышында «ТАССРның 100 еллыгы» символикасын куллануга сертификатлар тапшырылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Район башлыгы Камил Гилманов Аксубай җитештерүчеләренә «Татарстан АССРның 100 еллыгы» мәгълүмати билгене куллануны раслаучы сертификатларны «Гарант» сәнәгать мәйданчыгы ҖЧҖ, «Аксубай май заводы» «Вамин Татарстан» җитештерү берләшмәсе һәм «Җитештерү предприятиесе» ҖЧҖ җитәкчеләренә тапшырды.
— Сертификатка ия булу һәм ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә үз өлешеңне кертү — ул бик зур горурлык, — диде район башлыгы Камил Гилманов. — Безнең җитештерүчеләр хезмәтләр базарында үзләрен яхшы яктан күрсәтте, сертификатлар сезнең предприятиеләрдә лаеклы урын алыр дип уйлыйм, чөнки бу зур дәрәҗә генә түгел, ә үз продукцияңнең сыйфаты өчен җаваплылык та.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз