Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда температура нормадан уртача 6 градуска югары булачак
Синоптиклар хәбәр итүенчә, киләсе 3 төндә генә салкын булуы көтелә, аннан соң исә яңадан эретә башлаячак
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 27 февраль, "Татар-информ"). Февральнең өченче декадасына хас аномаль җылы температура Татарстанга яңадан кайтачак. Ягъни 27февральдән 8 мартка кадәр җылы һава торышы сакланачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәне мониторинглау идарәсенең һава торышын фаразлау бүлеге башлыгы Ирина Трущина хәбәр итте.
Иртәгә 28 февраль көнне юеш кар, урыны белән буран, көньяк-көнбатыштан уртача җил, төнлә 3-5 градус салкын, ә көндез төньяк көнбатыштан уртача җил, бераз кар, 0 дән алып 2 градуска кадәр салкын булачак, дип фаразлана. Татарстан юлларында һәм шулай ук Казанда да көчле бозлавык көтелүен кисәтә Татарстан Гидрометцентры. Ләкин бик тиздән яңадан эретә башлаячак.
«Аномаль җылы һава торышы кире кайтачак. Иртәгә төнлә -2, республика буенча -7, ә көндез температура -4 тән +1 градуска күтәреләчәк. Аннан соң салкынча ике төн көтелә. Пәнҗешәме 0-5 градус салкын, урыны белән 10 градус салкын, ә көндез 4 градуска кадәр җылы булыр дип фаразлана. Шуннан соң нормадан 8-9 градуска югары булган аномаль җылы температура күзәтеләчәк », – дип аңлатты Ирина Трущина.
Ләкин метеорологлар фикеренчә, бу әле яз иртә киләчәк дигән сүз түгел. Ә бәлки 2016-2017 елның кышы үзенчәлекле һава торышының чагылышы гына.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз