news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә 1 февральдән социаль түләүләр арта

Михаил Мишустин авырлы хатыннарга бер тапкыр һәм бала караган өчен ай саен бирелә торган пособиенең артуын да әйтте.

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). Балалы гаиләләргә, инвалидларга, ветераннарга һәм Россия геройларына, шулай ук җитештерүдә зыян күргән кешеләргә бирелә торган социаль түләүләр 1 февральдән 8,4 процентка индексацияләнә.

«Ел саен 1 февральдән алар өчен социаль пособие һәм түләүләрнең күләме арта. Быел әлеге гражданнарга бирелә торган түләүләр Президент кушуы буенча 8,4 процентка артачак», — диде Россия Федерациясе Премьер-министры Михаил Мишустин кабинет әгъзалары белән киңәшмәдә. Бу хакта Россия Хөкүмәтенең Telegram-каналында хәбәр ителә.

Премьер сүзләренчә, бу төркемнәр аеруча ярдәмгә мохтаҗ. Моннан тыш Мишустин авырлы хатыннарга бер тапкыр һәм бала караган өчен ай саен бирелүче пособиенең артуын да әйтте.

Беренче балага бирелә торган ана капиталы — 524 мең сумга, икенче һәм аннан соңгы балаларга 693 мең сумга кадәр арта, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100