news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәйрияче Марс Гайнетдинов «Ел кешесе» булып танылды

2021 ел лауреатлары арасында Россия Президенты Владимир Путин, Патриарх Кирилл, Ставрополь һәм Невинномысск митрополиты Кирилл, Мәскәү мэры Сергей Собянин, кинорежиссер Никита Михалков та бар.

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). «Ямалдорстрой» компаниясе президенты һәм хәйрияче Марс Гайнетдиновка «Ел кешесе-2021» премиясен тапшырдылар. Премия иясе Мәскәүнең Рус биографика институты тарафыннан билгеләнә.

Мактаулы исем Марс Гайнетдиновка «Нефть-газ тармагы объектларында милли проектларны үстерүгә керткән зур өлеше һәм хәйриячелек эшчәнлеге өчен» номинациясендә тапшырылды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте.

Марс Гайнетдиновка «Ел кешесе» исеме икенче тапкыр бирелде. Беренче премияне ул 2016 елны алган.

Хәбәрдә язылганча, премияне Рус биографика институты президенты Александр Агеев тапшырган.

«Бу бүләк минеке генә түгел, ә барлык командабызныкы — Мәскәүдә дә, Ерак Себердә дә эшләүче хезмәттәшләребезнеке», — дигән Марс Әхмәтович бүләкне алганда.

Премия берничә номинациядә — сәясәттән башлап, эшмәкәрлеккә хәтле бирелә. Кандидатларны бәяләүдә төп критерийлар — хезмәт сөючәнлек, ватанпәрвәрлек, илнең тарихына һәм үсешенә үз өлешеңне кертү, иҗтимагый әһәмиятлелек һәм вакытлы матбугат чараларында бәяләнү.

2021 ел өчен премиянең лауреатлары булып Россия Президенты Владимир Путин, Патриарх Кирилл, Ставрополь һәм Невинномысск митрополиты Кирилл, Мәскәү мэры Сергей Собянин, кинорежиссер Никита Михалков һәм башка лаек кешеләр танылды.

«Ямалдострой» акционерлык җәмгыяте бүген « Роснефть» компаниясенең зур подрядчысы булып тора. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100