news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ярдәм» фондының тернәкләндерү үзәгендә күрмәүчеләр өчен курслар башланды

Тернәкләнү үтүчеләргә Брайль системасы өйрәтеләчәк.

«Ярдәм» фондының тернәкләндерү үзәгендә күрмәүчеләр өчен курслар башланды
ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). «Ярдәм» милли ислам хәйрия фондының тернәкләндерү үзәгендә күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен тернәкләндерү курслары башланды. 

Бер айлык курсларда белем алырга һәм тернәкләнү өчен Башкортостан һәм Удмуртиядән, Иваново, Амур, Ростов, Оренбург, Самара һәм Курган өлкәләреннән, Пермь краеннан, Татарстан Республикасы шәһәр һәм районнарыннан илледән артык кеше килде, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Курсларның программасы белем бирү, психологик һәм медицина, юрист ярдәме күрсәтүне, экскурсияләргә алып баруны күз алдында тота.

«Ярдәм» милли ислам хәйрия фондының тернәкләндерү үзәгендә күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен «Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез» проекты буенча тернәкләндерү курслары Гражданнар җәмгыятен үстерүгә юнәлтелгән Президент грантлары фонды һәм «Ярдәм» милли ислам хәйрия фондының үз чыганаклары хисабына тормышка ашырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100