news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда кафеларга төнлә эшләргә рөхсәт итү мөмкинлеге карала

Республикада төнлә җәмәгать туклануы биналарының эше турындагы карарны кабул итү февральгә кадәр кичектерелде.

Татарстанда кафеларга төнлә эшләргә рөхсәт итү мөмкинлеге карала

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанның Оператив штабы әлегә коронавирус пандемиясе аркасында җәмәгать туклануы йортларының төнге эшенә кертелгән чикләүне гамәлдән чыгарырга җыенмый.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе матбугат секретаре Миләүшә Җамалиева яңа коронавирус йогышына каршы көрәш буенча республика Оператив штабы кабул иткән барлык карарлар санитар-эпидемиология вазгыяте нигезендә кабул ителә, диде.

«Әгәр чикләүләр вакытыннан алда алына икән, бу, Россия Федерациясенең башка субъектлары мисалында күренгәнчә, авырулар санының артуына китерергә мөмкин. Февраль уртасына хәл мониторланачак. Саклана торган тенденция булган очракта, бу мәсьәләне каралачак», — дип аңлатты ул.

Бүген Мәскәүдә Covid-19 аркасында кертелгән төнге 12дән соң бар һәм кафелар эшен тыю гамәлдән чыгарылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot