news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мәктәпләрендә туклану таләпләрен бозу очракларын караганнар

Хокук бозган  хезмәткәрләргә кисәтү ясаганнар, вазифаи затларга штраф салганнар.

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан мәктәпләрендә туклануны оештыруны бозуның барлык очраклары һәр мәгариф оешмасы белән каралды

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, һәр факт анализланган, ачыкланган хокук бозулар мәктәпләр белән җентекләп каралган. Һәр конкрет очрак буенча шулай ук район башкарма комитетларының мәгариф идарәсе җитәкчеләре белән киңәшмәдә дә әйтелгән һәм фикер алышынган», — диделәр министрлыкта.

Мәктәптә туклануны оештырганда иң киң таралган хокук бозулар фактик һәм якынча менюның туры килмәве, порцияләр күләмен һәм рационның калориялелеген киметү, ашалып бетмәү индексын арттыру булды. Моннан тыш, ризык әзерләү технологиясен бозу ачыкланган.

Ведомствода хокук бозуларга юл куйган хезмәткәрләргә кисәтү ясалды, вазифаи затлар штраф рәвешендәге административ җаваплылыкка тартылды, диделәр. Туклануны оештыру өчен җаваплы хезмәткәрләр арасында аңлату эшләре, кабат инструктаж үткәрелде.

Республикада (8 (843) 294-95-70) кайнар элемтә эшләвен дәвам итә. Анда шалтыратып мәктәп ашханәләрендә туклану тиешле дәрәҗәдә оештырылмавын хәбәр итәргә мөмкин. Шалтыратулар 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр кабул ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100