news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Менделеевск һәм Кукмара районнарына яңа прокурорлар билгеләнде

Бүген Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков яңа билгеләнгән прокурорларны район коллективларына тәкъдим итәчәк, диелә прокуратураның матбугат хезмәте хәбәрендә.

Менделеевск һәм Кукмара районнарына яңа прокурорлар билгеләнде
Татарстан прокуратурасы

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда ике район прокуроры урыннары белән алмашкан. Менделеевск һәм Кукмара районнарына яңа прокурорлар билгеләнгән. Бу хакта Татарстан прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков яңа билгеләнгән прокурорларны район коллективларына тәкъдим итәчәк.

РФ Генераль прокуроры фәрманы буенча, Менделеевск районында моңа кадәр Кукмара прокуроры булган Ришат Шакиров эшләячәк.

Ришат Шакиров 1979 елда Арчада дөньяга килгән. 2001 елда Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтын тәмамлаган. 2003 елда Биектау районы прокуратурасында тикшерүче булып эшли башлый. 2004-2007 елларда — өлкән тикшерүче. 2007-2011 елларда — Биектау районы прокуроры урынбасары. 2011-2016 елларда — Апас районы прокуроры. 2016-2021 елларда — Кукмара районы прокуроры.

РФ Генераль прокуроры фәрманы буенча, Кукмара районы прокуроры итеп, моңа кадәр Менделеевск прокуроры булган Антон Чураков билгеләнгән.

Антон Чураков 1983 елда Казанда туган. 2005 елда Казан дәүләт университетының «юриспруденция» бүлеген тәмамлый. 2008 елдан — Яшел Үзән шәһәре прокуроры ярдәмчесе. 2009-2010 елларда — Яшел Үзән шәһәре прокурорының өлкән ярдәмчесе. 2015-2016 елларда — Яшел Үзән прокуроры урынбасары. 2016-2021 елларда — Менделеевск прокуроры.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100