news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Декабрь аенда Россиядә җитештерелгән көнбагыш маена бәяләр артты

Апрельгә кадәр шикәргә - бер килограммы өчен 36 сум, ваклап сатудагы 46 сум, көнбагыш маена - 95 сум һәм 110 сум сакланырга тиеш.

Декабрь аенда Россиядә җитештерелгән көнбагыш маена бәяләр артты

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). Росстат мәгълүматларыннан күренгәнчә, декабрьдә чистартылмаган көнбагыш маена бәяләр, ноябрь ае белән чагыштырганда, 11 процентка артты.

Шул ук вакытта җитештерүчеләрнең карабодай ярмасына бәяләре 6,3 процентка кимегән, дип яза РИА Новости.

Тулаем алганда, декабрь аенда азык-төлек продуктлары җитештерүчеләрнең бәяләре узган елның ноябренә карата 1,7 процентка арткан, ә 2019 елның декабре белән чагыштырганда, алар 12,5 процентка арткан.

Хөкүмәт декабрь аенда Россиядә азык - төлеккә бәяләр артуга бәйле чаралар комплексын игълан итте. Россия җитештергән шикәр һәм көнбагыш маена бәяләрне тотрыклыландыру турында килешүләр төзелде. Апрельгә кадәр шикәргә - бер килограммы өчен 36 сум, ваклап сатудагы 46 сум, көнбагыш маена - 95 сум һәм 110 сум сакланырга тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100