news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дамир Фәттахов 23 гыйнварда митингка чыккан яшьләрне очрашуга чакыра

Татарстан яшьләр эшләре министры акциядә катнашкан кешеләрнең фикерен белешергә тели.

Дамир Фәттахов 23 гыйнварда митингка чыккан яшьләрне очрашуга чакыра

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ», Арсений Кәримов). 23 гыйнварда узган митинг һәм анда чыккан яшьләр турында төрле фикерләр мәгълүмат кырында таралды. Шуңа күрә Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов акциядә катнашучыларның версиясен белергә тели. Бу турыда ул инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр итте.

«Минем өчен бу вакыйга турында митингта катнашучылар белән ачык-ачык фикер алышу мөһим. Аларга да үз фикерен әйтү мөмкинлеген бирергә кирәк. Без 23 гыйнварда акциядә булган кешеләр белән, митингка чыккан кешеләр өчен фикере мөһим булган җәмгыять вәкилләре белән якын көннәрдә очрашабыз», — ди Фәттахов.

Ул Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы санкцияләнмәгән митингларны хупламавын, тик яшьләр вәкилләре белән аларны борчый торган теләсә-нинди сорау буенча легитим фикерләшергә теләвен искәртә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100