Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән районының иң оста тәрбиячеләрен ачыкладылар
«Ел тәрбиячесе» һөнәри осталык бәйгесенең муниципаль этабы финалында районның иң яхшы тәрбиячеләрен алты конкурсант арасыннан сайлап алдылар.
(Чирмешән, 27 гыйнвар, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Марат Гомәров). «Ел тәрбиячесе» исеменә быел район үзәгендәге «Каенкай» һәм Әккәрәй авылындагы «Аленушка» балалар бакчалары тәрбиячеләре лаек дип табылды.
Бәйгедә ике җиңүче билгеләгәннәр: бер номинациядә Чирмешәндәге «Каенкай»дан укытучы-логопед Рәдифә Савелькина җиңү яулаган, ә «Аленушка»дан Олеся Маланчева ана телендә тәрбия бирүчеләр арасында өстенлеген дәлилләгән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
«Әлеге педагогларыбыз көрәшне «Ел тәрбиячесе» республика бәйгесенең 15 февральдә Чистайда узачак зона турында дәвам итәчәк», — ди район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү методисты Диләрә Мәгъсүмова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз