news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубайда полиция хезмәткәрләре бер елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясады

Утырышта хезмәт алдынгыларын да бүләкләделәр.

Аксубайда полиция хезмәткәрләре бер елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясады
http://aksubayevo.ru/

(Аксубай, 27 гыйнвар, «Татар-информ», «Авыл таңнары», Людмила Жаренова). Россия Эчке эшләр министрлыгының Аксубай районы буенча бүлегендә 2020 ел өчен оператив-хезмәт эшчәнлегенә йомгак ясадылар.

Бүлек җитәкчесе Илгиз Алмакаев, еллык башкарылган эшләргә йомгак ясау гына түгел, проблемалы мәсьәләләрне хәл итү юлларын эшләү дә шулай ук иң мөһиме, дип билгеләп үтте. Ул ведомствога караган һәр хезмәтнең эшен анализлады, уңай нәтиҗәләргә дә, эштәге хилафлыкларга да басым ясады. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

2020 елда бүлек хезмәткәрләре тарафыннан кизү часте ашы 3 меңгә якын гариза һәм хәбәр, гражданнардан һәм оешмалардан кергән 52 язмача мөрәҗәгать тикшерелгән, бүлекнең миграция пунктына мөрәҗәгать иткән гражданнарга меңнән артык дәүләт хезмәте күрсәтелгән.

Бер ел эчендә җинаятьләр саны 201дән 233кә кадәр арткан. Үсеш шәхескә каршы җинаятьләр, үтерү белән янау хисабына килеп чыккан.

Җинаятьләрне ачу проценты кимегән, кылынган авыр һәм аерым авыр җинаятьләр саны арткан. Алар арасында кайнар эздән ачылган Аксубайда пенсионер әбине вәхшиләрчә үтерү дә бар. Гомуми суммасы ике миллионнан артык тәшкил иткән яңгырашлы гербицидлар урлау факты да ачылган.

Утырышта хезмәт алдынгыларын да бүләкләделәр. Илшат Хафизов җитәкләгән җинаятьләрне эзләү бүлеге коллективы өченче категория районнар арасында ТР Эчке эшләр министрлыгыннан җиңүче дипломы белән бүләкләнде. Җинаятьләрне үтәү Федераль хезмәтенең ТР буенча Идарәсе исеменнән актив хезмәттәшлек өчен участок вәкиле Илнур Гыйльметдиновка Рәхмәт хаты тапшырылды.

 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100