news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшерен хәмер цехлары турында мәгълүмат өчен татарстанлыларга 50 мең сум түләячәкләр

Гражданнар әлеге акчаны җинаять эше кузгатылганнан соң гына ала алачак.

Яшерен хәмер цехлары турында мәгълүмат өчен татарстанлыларга 50 мең сум түләячәкләр
архив

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ», Эльвира Зәйнулина). Татарстанда алкогольле продукция җитештерү буенча яшерен цехлар турындагы мәгълүмат өчен 50 мең сум күләмендә акчалата бүләкләү кертеләчәк. Бу хакта Дәүләт алкоголь инспекциясе коллегиясендә ведомство җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов сөйләде.

«Быел республика Хөкүмәте ярдәме белән гражданнарга алкоголь продукциясен җитештерүнең яшерен цехлары турында 50 мең сум күләмендә түләү кертергә телибез, әмма алар җинаять эше кузгатылганнан соң гына түләнәчәк», — дип хәбәр итте ул.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе узган ел кайнар линия телефоны буенча 85 мөрәҗәгать керүен дә өстәде. Хәбәр ителгән мәгълуматның ярты очрагында яшерен цехлар турында мәгълүмат расланды.

Исегезгә төшерәбез, 2016 елдан республикада легаль булмаган хәмер җитештерү турында мәгълүмат биргән өчен гражданнарны матди бүләкләү системасы эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100