news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда уртача салкын һава торышы саклана

Тәүлекнең якты вакытында һава температурасы -4...-9 градус булачак.

Татарстанда уртача салкын һава торышы саклана
архив

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда карлы һәм уртача салкын һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Вакыты белән кар явачак. Юлларда бозлавык хасил була. Республикада урыны белән томан, буран һәм көчле җил булырга мөмкин.

Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары 13кә, аязган вакытта 18 градуска кадәр салкын булачак. Көндез һава температурасы -4тән алып -9 градуска кадәр салкын булыр дип көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot