news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда өч яшьлек сабый гаиләсе белән Таиландта ял иткәннән соң кызамык йоктырган

Баланы Чаллыдагы йогышлы авырулар хастаханәсенә китергәннәр.

Татарстанда өч яшьлек сабый гаиләсе белән Таиландта ял иткәннән соң кызамык йоктырган
архив/Рамиль Гали

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ», Валерия Белова). Чаллыда яшәүче сабыйда кызамык авыруының читтән кайткан яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына үз чыганагы хәбәр итте.

Өч яшьлек сабый моннан 10 көн элек авырып киткән. Моңа кадәр бала гаиләсе белән Таиландта ял иткән. Сабыйда Чаллыга кайтуга ук инфекция симптомнары барлыкка килгән.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына әлеге диагнозны расладылар.

«Бала Чаллыдагы йогышлы авырулар хастаханәсенә китерелде. Сабыйга кызамыктан прививка ясатмаган булганнар. Аңа тиешле бөтен медицина ярдәме күрсәтелә. Бала белән контактка кергән барлык кешеләргә прививка ясалган», - дип белдерделәр агентлыкка ведомствоның матбугат хезмәтеннән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100