news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов коронавирустан саклану чаралары турында даими хәбәр итәргә кушты

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте Кытайга барудан вакытлыча баш тартырга, ә башка илләргә барырга планлаштырганда эпидемиологик хәлне ачыкларга киңәш итә.

Рөстәм Миңнеханов коронавирустан саклану чаралары турында даими хәбәр итәргә кушты
архив

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкына Кытайдан коронавирус кертү куркынычын булдырмау өчен республикада күрелә торган чаралар турында җентекләп сөйләргә кушты. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Рөстәм Нургалиевич бүген халыкка Кытай Халык Республикасында коронавирус белән бәйле вазгыять уңаеннан республикада эпидемиягә каршы нинди чаралар күрелүе турында системалы рәвештә хәбәр итәргә кушты», — диде Галимова.

Татарстан кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте мәгълүматларына караганда, «Казан» һәм «Бигеш» аэропортларында имин булмаган төбәкләрдән килгән барлык кешеләргә стационар һәм күчмә җылылык күзәтү җиһазларын кулланып икеләтә контроль үткәрелә.

Бүгенге көндә «Казан» һәм «Бигеш» аэропортларында 181 рейс каралган, шул исәптән 7се Кытайдан, барлыгы 31 меңнән артык кеше тикшерелгән, шул исәптән Кытайдан килгән 2,5 мең пассажир һәм экипаж әгъзалары. Йогышлы авырулар һәм температура билгеләре булган затлар ачыкланмаган.

Республикада хастаханәдән тыш пневмония белән авыручылар санының уртача еллык дәрәҗәсе артуы күзәтелми, грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны да эпидемия дәрәҗәсендә түгел.

Коронавирус белән килеп чыккан авыру очракларын кисәтү максатларында, Роспотребнадзор белгечләре хәлне тотрыклыландырганчы Кытайга барудан вакытлыча баш тартуны, ә башка илләргә барырга планлаштырганда эпидемиологик хәлне ачыклауны сорый. Мөмкин булганча, чит илдә хайваннар һәм диңгез продуктлары сатыла торган базарларга йөрмәскә, термик эшкәртелгән азыкны һәм шешәгә тутырылган суны гына кулланырга кирәк. Шулай ук зоопаркларга, хайваннар җәлеп ителә торган мәдәни-массакүләм чараларга барырга да киңәш ителми.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100