news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда 12 кеше коронавирус симптомнарына зарланган – диагноз расланмаган

Казан һәм Бигеш аэропортларында эпидемик вазгыять имин булмаган төбәкләрдән килгән 28 меңнән артык пассажирны тикшергәннәр.

Казанда 12 кеше коронавирус симптомнарына зарланган – диагноз расланмаган
архив/Михаил Захаров

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ», Диана Авакян). Казанда коронавирус йоктыруның бер очрагы да расланмаган. ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары – Казан шәһәре Башкарма комитетының Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

«Бездә вазгыять тотрыклы. 22-26 гыйнварда сәламәтлек саклау учреждениеләренә коронавирус йоктыруда шикләнеп 12 кеше мөрәҗәгать иткән. Аларның 6сы хастаханәгә салынган. 10 кешедән анализ алынган, диагноз расланмаган. 2 кешегә «кискен эчәк инфекциясе» диагнозы куелган. Эшне дәвам итәбез, уяулыкны киметмибез», - диде ул.

Роспотребнадзор белгечләре Казан һәм Бигеш аэропортларындагы үткәрү пунктларында эпидемик вазгыять имин булмаган төбәкләрдән килүчеләрне тикшерә. Пассажирлар арасында сораштыру һәм тәүге симптомнар ачыкланган очракта, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итү кирәклеге турында әңгәмәләр үткәрәләр.

«28 меңнән артык пассажир тикшерелде инде. 14 көн эчендә Кытай Халык Республикасыннан килгән, ОРВИ симптомы күзәтелгән затлардан алынган клиник материалны лаборатор тикшерүләр уздырыла», - дип искәртте Жаворонков.

news_right_1
news_right_2
news_bot