news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хакер һөҗүменнән соң дәүләт хезмәтләре порталына куркынычсызлык чараларын көчәйтәләр

Бу хәлнең сәбәбе булып кеше факторы тора, дип сөйләде Айрат Хәйруллин.

Хакер һөҗүменнән соң дәүләт хезмәтләре порталына куркынычсызлык чараларын көчәйтәләр
архив/Михаил Захаров

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ», Диана Авакян). Татарстанның мәгълүмати технологияләр үзәгенә киберкуркынычсызлык чараларын көчәйтергә кирәк булачак. Бу күптән түгел республика дәүләт хезмәтләре порталына булган хакер һөҗүме белән бәйле. Татарстанның мәгълүмати технологияләр үзәгенә тиешле йөкләмәне ведомство коллегиясе утырышында Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин бирде.

«Мәгълүмати системаларга хезмәт күрсәтүче подрядчы оешма белгечләре тупас хата җибәрде. Ә Татарстанның мәгълүмати технологияләр үзәге кая караган? Мәгълүмати технологияләр үзәгенең яңа җитәкчесен кризиска каршы кабул ителгән план нигезендә республиканың мәгълүматларны эшкәртү үзәгендә урнаштырылган барлык 70 мәгълүмат системасы буенча өстәмә куркынычсызлык чаралары күрүне һәм тәэмин итүне сорыйм», - диде Хәйруллин.

Татарстан Республикасында дәүләт мәгълүмат системаларын аттестацияләү алымнарын кардиналь рәвештә яңадан карарга кирәк. Бу шактый акча сорый, дип өстәде министр. Ул Татарстан мәгълүмати технологияләр үзәгенә проектны финанслау буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты.

2019 елда мәгълүмати куркынычсызлык мониторингы системалары тарафыннан Хөкүмәт мәгълүматларын эшкәртү үзәгендә 7 мең 658 компьютер инциденты теркәлгән һәм булдырмый калынган. Ведомство башлыгы кеше факторы турында онытмаска өндәде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100