Кукмарада яңа тимер юл вокзалы пәйда булачак

Кукмарада яңа тимер юл вокзалы пәйда булачак

(Казан, 27 гыйнвар, "Татар-информ", Ирина Игнатьева). Кукмара төзүчеләре заманча тимер юл вокзалы төзүгә кереште. Иске вокзал узган гасырның 30нчы елларында төзелгән уңайлыкларсыз бинада урнашкан.

Яңа бинаны ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы һәм Горький тимер юлы торгызачак. Министрлык хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, бер катлы яңа бина барлык заманча таләпләргә туры килергә тиеш. Кукмарадагы вокзал күптән түгел Шәмәрдән һәм Арчада файдалануга тапшырылган биналардан ким булмас, дип ышаналар.