Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләче көрәшчеләрен Кыш бабай белән Кар кызы Яңа ел белән котлады
Чарада Татарстан спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов та катнашты һәм чыгыш ясады.
(Теләче, 26 декабрь, «Татар-информ», «Теләче-информ», Фәнил Нигъмәтҗанов). Бүген, 26 декабрьдә, Теләче районында «Маяк» кафесында көрәшчеләрне тәбрикләү тантанасы узды.
Муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов катнашында узган чарада көрәшчеләргә Теләче муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр һәм чәчәкләр тапшырылды. Моннан тыш, алар хөрмәтенә районның үзешчән сәнгать сәнгать осталары концерты тәкъдим ителде.
Чарада Теләче районы яңадан торгызылган елларда милли көрәшне район бренды итүдә үзеннән лаеклы өлеш керткән, ул елларда районның спорт һәм яшьләр эшләре бүлеген җитәкләгән, хәзер Татарстан спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов та катнашты һәм чыгыш ясады.
Зурдан кубып бәйрәм итәрлек сәбәп тә бар, күптән түгел Казанда «Ак барс» Көрәш сараенда узган Татарстан Республикасы Көрәш федерациясе Кубогына үткәрелгән ярышта район җыелма командасы командалар беренчелегендә өченче урынны яулады.
Гомумән, республика беренчелегендә лаек булган алтынчы урынны (43 район арасында алтынчы урынга лаек булу — шулай ук мактаулы гамәл) исәпкә алмаганда, быел алар планга кертелгән барлык ярышларда да призлы урыннарны яулап килделәр.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз