Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
2022 елда тәмәке тартучылар өчен яңа штрафлар кертелә
Хакимият тәмәке тартучыларга икътисади яктан да йогынты ясарга ниятли: тәмәке бәяләре кыйммәтләнү дәвам итәчәк.
(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). 2022 елда янгын куркынычсызлыгы аркасында тәмәке тартучыларга яңа штрафлар барлыкка киләчәк, дип белдерде Европа юридик хезмәте юристы Павел Корытов.
Тыюларны катгыйландыру турында ул «Прайм» икътисади мәгълүмат агентлыгына сөйләде.
Быел тәмәке тартучыларга медицина учреждениеләрдә, сәүдә урыннарында һәм складларда тәмәке тартуны тыйдылар. Шулай ук, яңа тәлапләр буенча, күчемсез милек хуҗалары ачык һавада тәмәке тарту урыннарын билгеләргә тиеш.
Юрист сүзләренә караганда, гражданнарны күчемсез милек объектларында һәм предприятиеләрдә тәмәке тарткан өчен янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу турындагы маддә буенча штрафка тарта башлыйлар. Тәмәке тартучы гаебе белән янгын килеп чыкса, җаваплылык катгый булачак.
«Гражданнар өчен штраф күләме 2000 сумнан алып 3000 сумга кадәр, ә мондый хокук бозу аркасында янгын чыккан очракта -5 000 сумга кадәр тәшкил итә», — дип аңлатты Корытов.
Хакимият тәмәке тартучыларга икътисади яктан да йогынты ясарга ниятли — тәмәке бәяләре кыйммәтләнүне дәвам итәчәк.
«Быелдан тәмәкегә бәя 20 процентка артты, ә 2022 елда никотинлы продукция әйләнешендә катнашучыларның барысы да мәгълүматларны „Гадел билге“ маркировкалау системасына бирергә тиеш булачак», — дип өстәде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз