news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актаныш районы башлыгы ике баланың хыялын чынга ашырды

Энгель Фәттахов Казан шәһәрендә «Теләкләр чыршысы» Яңа ел акциясенә кушылган иде.

Актаныш районы башлыгы ике баланың хыялын чынга ашырды
Актаныш муниципаль районы мәгълүмат үзәге

(Актаныш, 26 декабрь, «Татар-информ», «Актаныш-информ», Лилия Бәхтиева). Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов «Теләкләр чыршысы» акциясе кысаларында ике баланың хыялын чынга ашырды. Бу турыда Актаныш муниципаль районы мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

«Теләкләр чыршысы» 3 яшьтән алып 17 яшькә кадәр булган авыру балаларның хыялларын чынга ашыра. Шулай ук бу игелекле акциядә аз керемле гаиләләрдән һәм ятим балалар язган открыткалар да катнаша ала.

Акция ил күләмендә өченче генә тапкыр үткәрелә, әмма шушы вакыт эчендә белән меңләгән балачак хыялы тормышка ашырылган. Быел да әлеге могҗизаи чарага Татарстан муниципалитетларның барлык башлыклары да кушылды. Шул рәвешле район җитәкчеләре алтмыштан артык баланың Яңа ел хыялына канат куячак.

Акциянең мәҗбүри шарты буенча чыршыдагы теләк 2021 елның 28 февраленә кадәр чынга ашарга тиеш булса да, Энгель Фәттахов ике баланың теләген нәкъ менә Яңа ел алдыннан үтәде. Ул республиканың «Теләкләр чыршысы»ннан 6 яшьлек Фәрхать Миңлемөхәммәтовның һәм 13 яшьлек Зәринә Нурлыбаянованың теләкләре язылган открыткаларны алган иде.

Бүген әлеге балалар, әниләре белән бергә, хакимият бинасына — район башлыгы белән очрашуга килде. «Каенкай» бакчасына йөрүче Фәрхать Энгель Фәттахов кулыннан машинага әверелә торган роботны кабул итеп алса, Актанышның беренче мәктәбенең VII сыйныф укучысы Зәринә зур, йомшак панда уенчыгына ия булды.


news_right_1
news_right_2
news_bot