news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Синоптиклар Россиядә аномаль җылы кышның сәбәбен аңлатты

Атлантик океаннан килгән җылы һава агымы Россия халкы өчен гадәти булмаган һава торышының сәбәбе булып тора.

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). Атлантик циклоннар Россиядә быелгы кышның аномаль җылы килүенең сәбәбе булып тора. Бу хакта «Метеохәбәрләр» порталына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Россия территориясенә Атлантикадан чираттагы циклон якынлашты. Ул моңа кадәр Көнбатыш Европаның кайбер илләрендә көчле җилләр кузгатты.

«Безнең илдә көчле явым-төшем булу ихтималы аз. Шул ук вакытта җилләр җылы һава алып килә, шуңа күрә Россия тигезлекләренең шактый өлешендә яңгырлар явачак», – дип вәгъдә итә метеорологлар.

Хәзер Татарстан антициклонның көнбатыш перифериясенә эләккән хәлдә тора. Шуңа бәйле рәвештә республикада уртача салкын һава торышы урнашачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100