news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дмитрий Медведев Түбән Кама укучыларын котлаячак

Түбән Кама укучылары илнең төп Яңа ел тамашасына юл тотты. Мондый бәхет уку алдынгыларына елмайды

(Түбән Кама, 26 декабрь, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). Түбән Каманың өч укучысы илнең төп Яңа ел чыршысында катнашачак. Мәскәүдәге әкият тамашасына Ренат Әхмәтшәрипов, Никита Руппа һәм Раил Мәхмүтов юл тотты.
Алар укуда ирешкән уңышлары һәм төрле конкурсларда җиңеп чыкканнары өчен Россия башкаласына юллама белән бүләкләнде. Дәүләт Кремль сараендагы бәйрәм программасы иртәгә уза, анда Россия Президенты Дмитрий Медведев та катнаша.
Түбән Каманың тагын 131 укучысы республиканың төп чыршы бәйрәмендә катнашу өчен Казанга юл тотты. “Баскет-холл” сараена җыелган һәркемне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрик итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot