2005 ел нәтиҗәләре буенча чаллылыларның уртача хезмәт хакы 7215 сум тәшкил итә

2005 ел нәтиҗәләре буенча чаллылыларның уртача хезмәт хакы 7215 сум тәшкил итә

(Чаллы, 26 декабрь, «Татар-информ», Илисә Ганиева). Бүген Чаллы хакимиятендә узган «эшлекле дүшәмбе»дә узып бара торган елның социаль-икътисади нәтиҗәләренә йомгак ясалды.

Шәһәр хакимиятенең аналитика бүлеге мәгълүматларына караганда, бер ел эчендә Чаллы халкының хезмәт хакы 12,9 процентка арткан. Шәһәр буенча хезмәт хакы, фаразланганча, 22,9 процентка арткан һәм 7215 сум тәшкил итә. Бүгенге көндә үз хезмәткәрләренә хезмәт хакы буенча бурыч ике предприятиедә генә, алар 900 мең сум бурычлы.

Ел дәвамында эшсезлек саны 14 процентка кимегән. Эш һәм мәшгульлек үзәгендә хәзерге көндә 6361 кеше теркәлгән. Классик һәм социаль ипотека да уңышлы үсә. Бер ел эчендә шәһәрнең биш банкы торак алу өчен 650 миллион сумлык кредит бүлеп биргән. Агымдагы елда Чаллыда 150 мең квадрат метр торак төзелгән.

Икътисад өлкәсе уңышлы үсә. Эре һәм урта предприятиеләр хезмәте һәм тауарлар гомум күләме 62,3 миллиард сум тәшкил иткән. «КАМАЗ» ААҖ быел продукция чыгаруны 14,8 процентка арттырган. Кулланучылар 32 мең йөк машинасы алган. «ЗМА» ААҖ яңа «Rexton» машинасы чыгара башлауга бәйле рәвештә, «Ока» кечкенә литражлы автомобильләр чыгару 24,8 процентка кимегән. Шуңа да карамастан, быел 31 мең «Ока» сатылган. Төзелеш өлкәсендә үсеш темплары 6 процент тәшкил иткән. Әлеге тармак предприятиеләре тарафыннан төзелеш-монтаж эшләре 6,2 миллиард сумлык башкарылган.