news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли хәрәкәт активисты Илдус Садыйкны Казандагы Яңа бистә зиратында җирләделәр

Хушлашу мәрасименә чама белән 30-40 кеше, башлыча яшьләр килгән иде.

Милли хәрәкәт активисты Илдус Садыйкны Казандагы Яңа бистә зиратында җирләделәр
Ильяс Хаҗиев

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Ильяс Хаҗиев). Татар милли азатлык хәрәкәтенең аксакалы, Татар иҗтимагый үзәгенә нигез салучыларның берсе Илдус Садыйкны Казандагы Яңа бистә зиратында, туганнары янында, Габдулла Тукай кабереннән ерак булмаган урында җирләделәр.

  • Илдус Садыйков 1936 елда Казанда, Яңа бистәдә туган. 1990 елларда милли хәрәкәт активисты буларак танылды, вафатына кадәр Хәтер көне кебек чараларны оештыруда катнашты.

Яңа бистә зиратында 13:00 сәгатьтә башланган дәфен йоласына 30-40 кеше килде. Аларның күбесе Казанның Кызыл Какшай урамындагы «Әхмәтһади Максуди исемендәге мәгърифәт үзәге» шәкертләре иде. Илдус Садыйк соңгы елларда шушы үзәк белән тыгыз элемтәдә эшләде.

Илдус Садыйкны соңгы юлга озатырга килгән кешеләр арасында Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәгенең җитәкчесе Фәрит Зәкиев һәм тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков та бар иде. Җеназага килүчеләр Илдус Садыйк турында фикерләре белән уртаклашты.

«Вазгыять бүген шундый, бөек татар дәүләт эшлеклесен бик тыйнак, посып, халыктан качырып кына җирлиләр», — диде Фәрит Зәкиев җеназа алдыннан.

Хушлашуга килүчеләр арасында Илдус Садыйк белән бер мәктәптә укыган Әнвәр Солтан бар иде. «Әгәр дә бүгенге көрәштә „Президент“ исеме „Глава“ булып кына калса, бу безнең Конституциябезгә бик зур зыян салачак. Кызганыч, бу көрәштә Илдус ага Садыйков безгә бик нык ярдәм итә алган булыр иде», — диде.



Галерея: Милли хәрәкәт активисты Илдус Садыйкны соңгы юлга озатудан фоторепортаж
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100