news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Китап нәшрияты басмаларын ташлама белән сату өчен «ак җомга» акциясе игълан итте

Китапка сайт аша заказ биргәндә, бүләккә календарь бирәләр.

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан китап нәшрияты «Ак җомга»га акциясе игълан итте.

Биредә түбән бәядән китаплар сатып алырга мөмкин. Китапларны нәшриятның фирма кибетләрендә сорарга яки сайтта заказ бирергә була. 90 процентка кадәр ташламады басмалар да бар. Бу турыда нәшрият социаль челтәрләрдә хәбәр итте.

Календарь алганда, Татар китап нәшриятының теләсә нинди китабы 15 процент ташлама белән сатыла. Нәшрият сайтындагы китапка заказ биргән очракта, бүләккә календарь бирелә, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100