news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда Яңа ел корпоративлары һәм бәйрәм иртәләре үткәрү тәртибен аңлаттылар

Урыннар саны илледән артып киткән биналарга QR-код буенча гына кертәчәкләр.

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Башкортстан Хөкүмәтенең коронавируска каршы оператив штабы утырышында Яңа ел корпоративлары һәм балалар өчен бәйрәм иртәләре уздыру тәртибен аңлаттылар.

«Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Башкортстан сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев җәмәгать туклануы системасының санитар таләпләрне үтәвен дәвам итүе хакында белдергән.

«Урыннар саны илледән артып киткән биналарда кешеләрне бары тик QR-кодлар буенча гына кертәләр. Яңа ел корпоративлары, шулай ук декабрь аенда ресторан һәм кафега килүчеләргә хезмәт күрсәтү вакытында да шундый ук режим гамәлдә булачак», — дип аңлатты ведомство җитәкчесе.

Башкортстан мәгариф һәм фән министры Айбулат Хажин билгеләп үткәнчә, балалар бакчаларында Яңа ел иртәләрен ата-аналарны чакырып үткәрергә рөхсәт иткәннәр. Аларның вакцинация турында сертификаты яки алты ай дәвамында коронавирус инфекциясен кичерүе турында белешмәсе булырга тиеш.

Башкортстан мәдәният министры Әминә Шәфыйкова театр коллективларының Яңа ел спектакльләре куярга әзерләнүе хакында әйтте.

«Олы кешеләр концерт залларына вакцинация турында сертификаты яки алты ай дәвамында коронавирус инфекциясен кичерүе турында белешмәсе булган очракта гына кертеләчәк. Шул ук вакытта, урыннар арасында социаль дистанция сакланырга тиеш. Фойеда чыршы тирәли әйлән-бәйлән уеннары үткәрелмәячәк», — дип хәбәр итте мәдәният министры.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100