news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй районының Югары Пәнәче китапханәсендә Әниләр көне уңаеннан бәхет кошы ясадылар

Бу кошны 20 см зурлыктагы яулыктан ясыйлар, ясаганда төрле теләкләр теләргә кирәк.

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», «Зәй офыклары», Клара Ермолаева). Зәй районының Югары Пәнәче китапханәсендә Әниләр көне уңаеннан бәхет кошы ясадылар. Бу хакта район газетасы яза.

Бу кошны 20 см зурлыктагы яулыктан ясыйлар, ясаганда төрле теләкләр теләргә кирәк.

«Әниләр бәйрәме уңаеннан балалар белән әниләргә „Бәхет кошы“ дип аталган бүләк ясадык, бераз бу кош белән бәйле тарихны сөйләдек. Бу кошны 20 см зурлыктагы яулыктан ясыйсың. Ясаганда төрле теләкләр теләргә кирәк. Чөнки электән үк мондый кошлар йортны төрле чирләрдән, әшәкелектән саклый торган талисман дип санаганнар. Ясап бетергәч, кошны күренә торган урынга элеп куялар», — дип сөйләде китапханәче Дамирә Шәрифуллина.

Шундый чаралар белән замана баласын әби-бабалар тарихы белән таныштырырга тырышалар, диелә хәбәрдә.


news_right_1
news_right_2
news_bot