news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Йортларның беренче катында алкоголь сатуны тыю турында закон проекты хупланмады

Депутатлар фикеренчә, закон проекты эшмәкәрлек активлыгына йогынты ясап, сәүдә объектлары 25 процентка кимүенә китерергә мөмкин.

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан депутатлары күп фатирлы йортларның торак булмаган урыннарында алкоголь продукциясен ваклап сатуны тыю турында республика закон проектын кире какты. Закон проектын депутат Илдар Шамилов тәкъдим итте.

Хәзерге вакытта керү ишеге йорт ишегалдыннан булмаса, күп фатирлы торак йортларның икенче ягында алкоголь сатарга рөхсәт. Депутат моның исерткечләрне өй янында гына эчү өчен шартлар тудыруын искәртте.

Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты закон проектын хупламады. Комитет рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин закон проекты буенча, күп фатирлы йортларда урнашкан сәүдә объектларында алкоголь продукциясен ваклап сатуны тыю күздә тотылганын искәртте. «Монда күп фатирлы йортларда проект буенча төзелгән һәм яшәү өчен каралмаган объектлар күзаллана», — диде ул.

Аның фикеренчә, закон проекты эшмәкәрлек активлыгына йогынты ясап, сәүдә объектлары 25 процентка кимүенә китерергә мөмкин. Татарстан бюджетына салымнар да кимиячәк. «Сәүдә объектларын ябу эшсезлек артуга да китерергә мөмкин», — диде.

Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин да каршы чыкты. «Алкоголь инспекциясе бар бит. Әгәр йортларда зарланулар булса, инспекциягә язарга була, алар лицензияне алачак. Закон да кирәк түгел дигән сүз. Андый механизмны кулланырга була бит», — диде.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да тыеп кына проблеманы хәл итеп булмаячак, дип саный. «Бу сорауны алга таба өйрәнергә кирәк. Әлбәттә, без халыкны подъездларда эчерү яклы түгел. Шул ук вакытта, алай кырыс итеп тыйсак, меңләгән кешене керемнән мәхрүм итеп, кыен хәлгә калдырачакбыз», — диде. Дәүләт Советы Рәисе бу мәсьәлә белән шөгыльләнү өчен эшче төркем булдырырга тәкъдим итте.

Дәүләт алкоголь инспекциясе белешмәләре буенча, республикада алкогольне лицензия буенча сатучы 7 мең 863 сәүдә объекты исәпләнә. 2019 елның 11 аенда алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә 2886 закон бозу очрагы ачыкланган.

РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, алкогольгә бәйлелелеге булган кешеләр саны 1,3 млн га кадәр кимегән. Шул ук вакытта алкогольдән үлүчеләр саны арткан. Росстат мәгълүматлары буенча, Россиядә алкогольдән агулану аркасында үлүчеләр саны 2019 елда 14 процентка арткан. Барлыгы алты мең кеше үлгән.

2019 елның беренче җиде аенда 5,5мең россияле алкогольдән агуланып үлгән. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 17 процентка күбрәк. Татарстанда әлеге күрсәткеч иң зурысы — ул биштән 70 кешегә кадәр арткан. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100