Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда пиротехника куллану 2021 елның 10 гыйнварына кадәр тыелачак
20 декабрьдән башлап республика территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Татарстанда быел 20 декабрьдән башлап 2021 елның 10 гыйнварына кадәр пиротехника эшләнмәләре куллану тыелачак. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин шул хактагы карарны имзалаган.
«2020 елның 20 декабреннән 2021 елның 10 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертергә», — диелә документларда.
Янгынга каршы режим гамәлдә булган чорда 1-3 класслы куркынычка ия пиротехника куллану тыелачак. Бенгаль утлары һәм шапылдаткычларга гына искәрмә ясала.
Петарда һәм фейерверкларны сәнәгать объектлары, транспорт инфраструктурасы һәм ягулык-энергетика комплекслары чигеннән 500 метр ераклыкта, шулай ук торак-коммуналь һәм авыл хуҗалыгы объектлары, халык күпләп җыела торган урыннар һәм автомобиль юлларыннан 50 метрга кадәр чикләрдә куллану тыелачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз