news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Милли китапханәсенә күченүдә ярдәм итү өчен волонтерларны теркәү башланды

Заявка тапшыру өчен Милли китапханәнең Instagram социаль челтәрендәге сәхифәсендә анкета тутырырга кирәк.

Татарстан Милли китапханәсенә күченүдә ярдәм итү өчен волонтерларны теркәү башланды

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Оксана Романова). Татарстан Милли китапханәсе «Казан» милли-мәдәни үзәге бинасына (аны китапханәгә быелның августында бирделәр) китапларны күчерүдә ярдәм итү өчен волонтерларны терки башлады.

Китапларны яңа бинага күчерүдә ярдәм итәргә теләүчеләргә, Милли китапханәнең Instagram социаль челтәрендәге сәхифәсендә күрсәтелгән сылтама буенча кереп, анкета-заявка тутырырга кирәк.

Китапханә фондында 3,5 миллион нөсхә китап исәпләнә, ТР Милли китапханәсе – Россиядәге иң зур китапханәләрнең берсе. Волонтерлар алдында, чылбыр булып тезелеп, бергә җыеп бәйләнгән китапларны (аларны транспорт белән бина фойесына китерәчәкләр) бер-берсенә тапшыру бурычы тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100